Киров өлкәсендә 20 нче апрельдән 19 майга кадәр гомуми кулланылышта булган автомобиль юлларында авыр йөк ташучы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чик кертеләчәк

2015 елның 25 марты, чәршәмбе
          Киров өлкәсендә 20 нче апрельдән 19 майга кадәр төбәк әһәмиятендәге һәм муниципаль автомобиль юлларында авыр йөк ташучы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чик кертеләчәк. Бу хакта Киров өлкәсе Хөкүмәтенең 2015 елның 17 мартында 29/137 нче номерлы карары чыкты. Әлеге документ белән Киров өлкәсе Хөкүмәтенең рәсми сайтында http://www.kirovreg.ru танышырга мөмкин.
          Хәрәкәтне вакытлыча чикләү юл челтәрен саклау өчен кертелә. Язгы чорда бер күчәрле транспортка 6 тонна, ике күчәрлегә 5 тонна, өч күчәрлегә 4 тоннага кадәр йөк ташырга рөхсәт ителә.
          Искәртеп үтәбез, Татарстанда төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары буйлап авыр йөк ташучы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү 2015 елның 15 апреленнән 14 маена кадәр кертелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International