Горький тимер юлының Казан төбәгендә язгы ташкыннарга әзерлек бара

2015 елның 23 марты, дүшәмбе
Горький тимер юлының Казан төбәгендә юл хуҗалыгы корылмаларын һәм су белән тәэмин итү объектларын язгы ташкыннарга әзерләү бара.
 
Горький тимер юлының Казан җөбәгендә язгы ташу чоры өчен 9 махсус состав формалаштырылды. Нуя, Алатырь, Канаш, Кильдураз, Яшел Үзән, Киндери, Арча, Нократ Аланы, Йошкар-Ола станцияләрендәге бу поездлар тимер юлларда гадәттән тыш хәлләр була калганда, аларның нәтиҗәләрен бетерүдә хезмәт итәчәк. Бу поездларга туктап тору өчен махсус юллар билгеләнгән. Ихтыяҗ чыга калганда, алар кичекмәстән гадәттән тыш хәл урынына юл ала. Алар су ашаудан зыян күргән тимер юл участокларын сафка бастыру өчен кирәкле булган барлык материал белән (вак таш, пиломатериаллар, шпаллар һ.б.) комплектланган.

          Казан төбәге территориясендә язгы ташу чорында су басу, җир ашалу куркынычы булган 52 участок исәпләнә.
Бу урыннарда даими күзәтү режимы кертелгән. Моннан тыш, ташып тимер юлларга зыян салу куркынычы зур булган буалар аерым контрольгә алынган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International