Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге язгы ташкыннарны куркынычсыз үткәреп җибәрү буенча чаралар үткәрә

2015 елның 23 марты, дүшәмбе
Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендә ташкынга каршы чараларны махсус штаб тормышка ашыра, аның төп бурычы – тимер юлларның тотрыклы һәм куркынычсыз эшен, ташкыннар вакытында поездларның эзлексез хәрәкәтен тәэмин итү.
 
Тимер юлларны даими күзәтү режимы кертелгән. Моннан тыш, ташып тимер юлларга зыян салу куркынычы зур булган буалар аерым контрольгә алынган. Зур игътибар Идел, Зөя, Барыш, Ык, Чирмешән һәм Зәй елгалары аркылы узучы күперләргә юнәлдерелгән.
 
Шулай ук зур игътибар белән Ульяновск-Үзәк – Ульяновск-2 , Байрякино – Уруссу, Уруссу – Нарышево, Тойма – Алнаши, Акбаш – Алнаши участоклары күзәтелә. 
Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендә язгы ташу чоры өчен Түгәрәк Алан, Ульяновск, Бөгелмә станцияләрендә махсус составлар формалаштырыла. Бу поездлар тимер юлларда гадәттән тыш хәлләр була калганда, аларның нәтиҗәләрен бетерүдә хезмәт итәчәк. Ихтыяҗ чыга калганда, алар кичекмәстән гадәттән тыш хәл урынына юл ала. Алар су ашаудан зыян күргән тимер юл участокларын сафка бастыру өчен кирәкле булган барлык материал белән (вак таш, пиломатериаллар, шпаллар һ.б.) комплектланган.

          Үзвакытлы ташкынга каршы чаралар үткәрү авыр һава шартларында да поездларның эзлексез һәм куркынычсыз хәрәкәтен тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International