Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты Транспорт корылмалары институтының “Юл-төзелеш машиналары” кафедрасында «Сканирование в стиле Topcon. Выгодные Hi-End решения для ежедневной работы» дип аталган халыкара белем бирү семинар-киңәшмәсе узды. Семинар эшендә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин да катнашты.
12 майдан 17 майга кадәр Татарстан Республикасы башкаласында узган «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII Халыкара икътисадый форумын үткәрү чорында Горький тимер юлының шәһәр яны электропоездларыннан 15 873 пассажир файдаланган.