Кичә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының санитария-эпидемияләргә каршы комиссиясе утырышы узды. Утырыш 2014 елда Татарстан Республикасы территориясендә бөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруы һәм авырулар санын киметү буенча чаралар мәсьәләләренә багышланды. Утырышта комиссия әгъзасы ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының хезмәтне саклау һәм экологик куркынычсызлык бүлеге җитәкчесе Светлана Черкасова катнашты.