1 нче июльдән исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен иректән мәхрүм ителү яный

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе
 
2015 елның 1 июленнән РФ җинаятьләр кодексына юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә закон бозган өчен җаваплылыкны арттыру белән бәйле төзәтмәләр кертелә.
 
Руль артына исерек килеш кабат утырган өчен, әгәр элек моның өчен инде җавапка тартылган очракта, машина йөртүчегә 200-300 мең күләмендәге штрафтан алып 2 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International