Министрлыкта SUMITOMO япон юл-төзелеш техникасына презентация ясалды

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе
          ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында республиканың подрядчы оешмалары өчен Япониянең SUMITOMO компаниясе махсус техникасына презентация ясады. Япониядән юл-төзелеш техникасының Россиядәге рәсми дилеры булып “Техстройконтракт” ҖЧҖ тора.

          “Техстройконтракт” ҖЧҖнең төбәк идарәсе директоры урынбасары Вячеслав Карташов сүзләренчә, фирма яңа техника белән тәэмин итү генә түгел, сервислы хезмәт күрсәтү һәм аренда белән дә шөгыльләнә.

          SUMITOMO япон компаниясенең экспортны үстерү буенча директоры Goto Fumio HA60W/C-8 һәм HA90C-2 асфальт җәйгеч техникага презентация ясады.

          Соңрак очрашуда «Тойота цусе рус» сәүдә йорты вәкиле чыгыш ясады. Ул SAKAI (Япония) юл һәм туфрак катокларын тәкъдим итте.

          Моннан тыш, очрашуда Кытайда җитештерелгән техника да тәкъдим ителде. Бу туфрак катоклары, төягечләр һәм экскаваторлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International