Татарстанда 15 нче апрельдән төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтенә чик кертеләчәк

2015 елның 10 марты, сишәмбе
          Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары буйлап авыр йөк ташучы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертү турындагы 139 нче номерлы карары чыкты. Чикләү 2015 елның 15 апреленнән 14 маена кадәр кертелә.
          Ел саен язгы чорда хәрәкәтне вакытлыча чикләү, юл челтәрен саклау өчен, мәҗбүри һәм кирәкле чара булып санала.  
          Язгы чорда төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары буйлап бер күчәрле транспортка 6 тонна, ике күчәрлегә 5 тонна, өч күчәрлегә 4 тоннага кадәр йөк ташырга рөхсәт ителә. Автомобиль юлларында вакытлыча юл билгеләре урнаштырылачак.
          Язгы чорда хәрәкәтне вакытлыча чикләү транспорт чараларының түбәндәге категоряләренә кагылмый: туклану продуктлары, хайваннар, дару препаратлары, орлык фонды, ашламалар, ягулык (бензин, дизель ягулыгы, суднолар ягулыгы, реактив двигательләр ягулыгы, ягулык мазуты, газсыман ягулык) ташучы транспорт чараларына, табигый бәла-казалар яисә башка гадәттән тыш һәлакәтләр салган зыяннарны бетерү өчен кирәкле йөкләр ташуга, шулай ук халыкара йөк ташуга, автобусларда пассажирлар ташуга, йөк күтәрү сәләте 16 тоннага кадәр булган транспорт чараларына.
          Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары буйлап транспорт чаралары хәрәкәтенә махсус рөхсәтне «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесендә алырга була (адресы: Казан шәһ., Ырынбур тракты, 5, тел.: (843) 533-37-82 (филиаллар Яр Чаллы, Әлмәт, Нурлат шәһәрләрендә).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International