Дәүләт автомобиль инспекциясе транспорт чараларын сатканда яисә сатып алганда аларны ЮХИДИ бүлекчәләрендә кабат теркәргә киңәш итә

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
Дәүләт автомобиль инспекциясе транспорт чараларын сатканда яисә сатып алганда аларны ЮХИДИ бүлекчәләрендә кабат теркәргә киңәш итә. Кабат теркәүне транспорт чараларының элекке хуҗалары катнашында үткәрергә кирәк. Транспорт чараларын теркәүдә үзгәрешләр керү нәтиҗәсендә аларны исәпкә кую гадиләшкән, әмма шул ук вакытта намуссыз сатучы яки сатып алучы сату–алуда катнашучыларга өстәмә проблемалар тудырырга мөмкин.
Әгәр техник чараның яңа иясе аны исәпкә кую буенча бурычларын үтәми икән, транспорт салымы, автомат режимда теркәлгән штрафлар һ.б. өчен җаваплылык элекке иясенә төшә.
Транспорт чарасы залогта яки башка төр бәйлелектә булганда аның яңа хуҗасы өчен дә проблемалар туарга мөмкин, чөнки аны кабат теркәп булмый, иясе бу турыда ЮХИДИ бүлекчәсендә генә беләчәк. Нәтиҗәдә, бу проблеманы хәл итү өчен шактый вакыт һәм көч кирәк булачак.
ЮХИДИ бүлекчәсе мондый хәлләргә тармас өчен транспорт чараларының элекке һәм булачак ияләренә сатып алу–сату башкарылгач та теркәү эшләрен төгәлләп куярга киңәш итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International