Министрлыкта республикада бердәм логистика системасын булдыру кирәклеге мәсьәләсе каралды

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе
         Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыганда Татарстан Республикасы территориясендә логистика мәйданчыклары урнаштыру мәсьәләсе буенча киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы фәннәр академиясе, “Леонтьев үзәге” Халыкара социаль-икътисади тикшеренүләр үзәге” һәм “Татарстан логистикасы һәм автомобильләрдә йөк ташу” коммерцияле булмаган партнерлыгы вәкилләре катнашты.
          Киңәшмә барышында Татарстанда бердәм логистика системасын булдыру кирәклеге мәсьәләсе каралды. Катнашучылар фикеренчә, әлеге мәсьәләне хәл итү киләчәктә товарларны ташу һәм саклауга чыгымнарны киметүгә, продукциянең үзкыйммәтен оптимальләштерүгә ярдәм итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International