Казанның Балалар тимер юлында “Лики Победы” дип аталган тантаналы чара узды

2015 елның 23 феврале, дүшәмбе
          Казанның Балалар тимер юлында Ватанны саклаучылар көненә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Лики Победы” дип аталган тантаналы чара узды.
          Программага кергән Казанның Балалар тимер юлы укучылары әзерләгән мюзикл, “Зәңгәр яулык” вальсы һәм “Ана елавы” лирик композициясе бер кешене дә битараф калдырмады.
          Шулай ук бу көнне “Киләчәк поезды” балалар рәсемнәре бәйгесендә катнашучыларны бүләкләделәр.
          Техник иҗат түгәрәгенә йөрүче яшь тимерьюлчылар “Сугыш кайтавазы” дип аталган модельләр һәм макетлар күргәзмәсе оештырганнар иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International