Бәйрәм көннәрендә Алатыр-Красный Узел-Алатыр һәм Ижевск-Яр Чаллы-Ижевск маршрутлары буенча өстәмә шәһәр яны поездлары билгеләнәчәк

2015 елның 20 феврале, җомга
          Ватанны саклаучылар көне һәм Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан тимер юлларда йөрүчеләргә хезмәт күрсәтүне яхшырту максатыннан Горький тимер юлының төбәк полигонында шәһәр яны электр поездлары хәрәкәтенә үзгәрешләр кертелә.
          6491 һәм 6492 нче Алатыр-Красный Узел-Алатыр поездлары 20-22 февральдә һәм 6-8 мартта хәрәкәт итәчәкләр. 23 февральдә һәм 9 мартта расписаниедән алыначаклар.
          6677 һәм 6678 нче Ижевск-Яр Чаллы-Ижевск поездлары 20-23 февральдә һәм 6-9 мартта хәрәкәт итәчәкләр. 24 февральдә һәм 10 мартта расписаниедән алыначаклар.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесе турында тулырак мәгълүматны билет кассаларында һәм шулай ук “Содружество” ААҖнең www.sodruzhestvoppk.ru сайтында белергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International