Украина дәүләт чиген чыгу турында

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе
          2015 елның 1 мартыннан Россия Федерациясе гражданины паспорты һәм РФ гражданлыгын күрсәтеп туу турында таныклык (14 яшькәчә балаларга) Украина территориясендә хәрәкәт итүгә рөхсәт бирә торган документлар исемлегеннән алына. Бу хакта 2015 елның 30 гыйнварында Украинаның Министрлар Кабинеты карар имзалаган.
          Россия Федерациясе гражданнары Украина территориясенә түбәндәге документлар булган очракта гына керә алачаклар:
-        чит ил паспорты;
-        дипломат паспорты, хезмәт паспорты;
-        диңгезче паспорты;
-        һава судносы экипажы әгъзасының очучы таныклыгы.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International