“Содружество” шәһәр яны пассажир компаниясе 2014 елда Горький тимер юлының Казан төбәге территориясе буенча 7 млн.нан артык кешегә хезмәт күрсәткән

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
2014 елның гыйнварыннан алып декабренә кадәр “Содружество” ААҖ шәһәр яны пассажир компаниясе 7 млн. 690 мең кешегә хезмәт күрсәткән, бу исә 2013 ел күрсәткечләренең 91% тәшкил итә.
Шәһәр яны поездларында пассажирларның күпчелеге “Казан” станциясеннән килгән – 847 мең 974 кеше. “Компрессорный” тукталыш платфорасыннан 384 мең 93 кешегә һәм “Васильево” станциясеннән 277 мең 177 кешегә хезмәт күрсәтелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International