Синоптиклар Татарстанда һава торышы начарлану турында кисәтә

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
Татарстан территориясендә 1 нче февраль кичендә, 2-3 нче февральдә төнлә һәм көндез Россиянең Европа өлешенә көньяк циклон керү сәбәпле, һава торышы сизелерлек начарлану фаразлана. Аерым алганда, кар, юеш кар, пыскак яңгыр, бозлы яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр; бураннар; бозлавык; көньяктан исүче җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә. Юлларда - кар көртләре, урыны белән көчле бозлавык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International