“КРОК” компаниясе сәнәгать һәм гражданлык төзелеше өлкәсендә мәгълүмати модельләштерү буенча чишелешләр тәкъдим итә

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
Кичә уздырылган ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында «КРОК Инкорпорейтед» ЯАҖ стенд тәкъдим итте. Компания сәнәгать һәм гражданлык төзелеше өлкәсендә мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кертүдә белгечлек итә.
“КРОК” компаниясе эшкәртелешләре төзелеш срокларын һәм чыгымнарын киметү мөмкинлеге бирә. Өстәвенә, төзелеш объектының барлык циклы чолгап алына – проект эше алдыннан әзерлектән алып, проектлау, проектны яклау, төзелеш һәм эксплутациягә кертүгә кадәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International