Казан” аэропорты ел саен уздырыла торган россиякүләм шәһәр төзелеш конкурсы финалисты булды

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
          "Казан” халыкара аэропорты Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгы тарафыннан ел саен уздырыла торган шәһәр төзелеше конкурсында “Тормышка ашырылган иң яхшы транспорт инфраструктурасы объекты төзелеше проекты” номинациясе буенча финалист булды.

          Бу елгы конкурсның үзенчәлеге шунда ки, катнашучыларга соңгы биш ел эчендә тормышка ашырылган проектларын тәкъдим итү мөмкинлеге бирелде. Конкурска барлыгы 9 номинация буенча 177 проект тәкъдим ителгән.
Барлык номинацияләр буенча җиңүчеләрне игълан итү тантанасы 2015 елның 11-нче февраль көнендә Россия инвестицион төзелеш форумы кысаларында булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International