Эчке су транспорты тармагында төп өстенлекләрнең берсе булып пассажирлар ташуны үстерү тора. Бу хакта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин 2014 нче елгы эшчәнлеккә йомгак ясап, агымдагы 2015 нче елга яңа бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында белдерде.
Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән шәһәр яны һәм елга экскурсия маршрутларын оештыруга ике тизйөрешле “Метеор”ны модернизацияләүгә акча бүлеп бирелде.
Агымдагы елда борынгы Болгар шәһәре причалына су юлын тирәнәйтү буенча эшләр дәвам ителәчәк. Эшләрнең бер өлеше республика бюджетыннан 45,5 млн. сумга башкарылган инде. 15 июннән тирәнәйтү эшләре федераль бюджет хисабына башкарылачак. Финанслау 100 млн. сум күләмдә каралган.
Туристлык буенча дәүләт комитеты белән бергәләп Зөя причалына да су юлын тирәнәйтү мәсьәләсе җентекләп өйрәнелә. “Зөя” Туристлык кластеры проекты “Россия Федерациясендә эчке һәм тышкы туризмны үстерү” федераль максатчан программа составына кертелгән Россия Федерациясе субъектларының инвестиция проектлары реестрына кергән.
12 майдан 17 майга кадәр Татарстан Республикасы башкаласында узган «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII Халыкара икътисадый форумын үткәрү чорында Горький тимер юлының шәһәр яны электропоездларыннан 15 873 пассажир файдаланган.