2014 елда Татарстанның юл хуҗалыгын финанслауга 33 миллиард сум акча тотылган

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе
2014 елдаТатарстан Республикасының юл хуҗалыгын финанслауга 33 миллиард 313,7 миллион сум акча тотылган.
Аларның 21 миллиард 722 миллионы - республика бюджетыннан, 411 миллион сумга якыны - ТР гомумкулланылыштагы юлларда юл эшләре программаларын тормышка ашыруга бүленгән федераль бюджет субсидияләре. Федераль бюджеттан 10 миллиард 258 миллион сум акча Татарстан территориясе аша автомобиль юллары һәм алардагы ясалма корылмаларны төзү, реконструкцияләү, ремонтлау һәм карап тотуга бирелгән. Республика бюджетыннан бүленгән 80 миллион сум акча "Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру" ярдәмче программасы һәм башка чараларны тормышка ашыруга тотылган. 850 миллион сум муниципаль юл фондлары акчалары хисабына Татарстан Республикасының җирле гомум кулланылыштагы юлларын карап тотуга бүленгән. Барлык программалар буенча да төзелеш-монтаж эшләре тулы күләмдә башкарылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International