Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендә 2014 елда 53 чакрымнан артыграк тимер юл төзекләндерелгән

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
Көн саен Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге полигонында 70ләп поезд хәрәкәт итә, һәм тимерьюлчыларның төп бурычлары булып куркынычсыз, ышанычлы һәм өзлексез ташу процессын тәэмин итү тора. Бу максаттан 2014 елда Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендә ремонт эшләренең барлык төрләре буенча 53 чакрымнан артык тимер юл төзекләндерелгән, 25 стрелка күчерү җайланмалары салынган. Ремонт эшләре югары җитештерүчәнлекле юл машиналары ярдәмендә үтәлгән.
 
Сыйфатлы башкарылган ремонт тимер юл белән файдалану срогын арттыра, куркынычсызлык һәм уңайлык дәрәҗәсен үстерә, һәм шулай ук авырлыгы һәм озынлыгы артыграк булган поездларны үткәрү өчен нигез булып тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International