Татарстан Республикасында өч күпер һәм юл үткәргеч куркынычсызлык системалары белән җиһазландырылды

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе
          «Транспорт куркынычсызлыгы турында» 16 нчы номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында “Федераль юл агентлыгы Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе” федераль казна учреждениесе Татарстан Республикасында биш күперне куркынычсызлык тәэмин итүче инженер-техник чаралар белән җиһазландыру буенча эшләр башкарды.
          2014 елда “Федераль юл агентлыгы Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе” ФКУ Казансу елгасы (808 км), Мишә елгасы (848 км) күперләрендә, “Идел” М-7 автомобиль юлының 814 нче чакрымында тимер юл аркылы юл үткәргечендә һәм Казан-Буа-Ульяновск Р-241 автомобиль юлының Зөя елгасы (101 км) күперендә куркынычсызлык системаларын урнаштыру буенча эшләрне төгәлләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International