Горький тимер юлы 2014 елда төбәк һәм җирле бюджетларга 12 миллиард сумнан артык акча күчерде
2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Горький тимер юлы эре һәм төгәл салым түләүче. 2014 елда Горький тимер юлы, ГТЮ территориясендәге “РТЮ” ААҖ филиаллары һәм бүлендек җәмгыятьләре төбәк һәм җирле бюджетларга 12,2 миллиард сум акча күчерделәр.
ГТЮ төбәк салымнарын Россия Федерациясенең Түбән Новогород өлкәсе, Киров өлкәсе, Татарстан Республикасы, Владимир өлкәсе, Удмурт Республикасы, Чуваш Республикасы, Свердловск өлкәсе, Марий Эл Республикасы, Пермь крае, Башкортостан Республикасы, Мордва Республикасы, Рязань өлкәсе, Краснодар крае, Вологда өлкәсе, Ульяновск өлкәсе кебек субъектларында түли.
12 майдан 17 майга кадәр Татарстан Республикасы башкаласында узган «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII Халыкара икътисадый форумын үткәрү чорында Горький тимер юлының шәһәр яны электропоездларыннан 15 873 пассажир файдаланган.