Казан, Яшел Үзән, Чебоксар, Йошкар-Ола һәм Канашның билет кассаларында яңа ел бәйрәмнәре вакытында ерак араларга йөрүче поездларга 22 меңнән артык билет сатылган

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе
2015 нче елның 1-11 гыйнварында Казан, Яшел Үзән, Чебоксар, Йошкар-Ола һәм Канашның билет кассаларында ерак араларга йөрүче поездларга 22961  билет сатылган, бу узган ел белән чагыштырганда 85% тәшкил итә.
 
Билетлар сату буенча Казан лидер булды – 12331 билет, икенче урында Чебоксар – 4100 билет, лидерлар “өчлеген” Канаш шәһәре билет кассалары төгәлли  -  2930 билет сатылган. Йошкар-Олада бәйрәмнәр вакытында 2600 билет сатылган, Яшел Үзәндә – 1000 билет.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International