Карның күп явуы Горький тимер юлы буенча поездлар хәрәкәтенә зыян китермәде

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе
Карның күп явуы Горький магистрале эшенә зыян китермәде. Тимерьюлчыларның көйле эшләүләре ярдәмендә поездлар расписание буенча хәрәкәт иттеләр.
          Кар көртләрен чистартырга тәүлек буе 78 берәмлек техника чыга.
          2014 елның 1-31 декабрендә Горький тимер юлларында карны 27200 кеше чистартты. 2015 елның 1-11 гынварында шундый ук эшләргә 14700 кеше катнаштырылды.
          Билгеләп үтәргә кирәк, “РТЮ” ААҖ тимер юллары челтәрендә кар яву  нәтиҗәләрен киметү буенча чаралар оештырганда метеопрогноз игътибарга алына: аның нигезендә алдан ук кар чистарту буенча эшләр, техника һәм персоналны билгеләү планлаштырыла.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International