11 гыйнварда Татарстанда начар һава торышы шартлары булу сәбәпле “Буран” планы кертелде. Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кризис хәлләр идарә үзәгендә оператив штаб оештырылды. Әлеге штабка ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре керде.
Татарстан территориясендә юлларны карап тоту буенча төп заказ бирүчеләр булып “Волго-Вятскуправтодор” ФКУ һәм «Главтатдортранс» ФКУ торалар. Алар да начар һава торышы булганда эшләрне координацияләү өчен оператив штаб оештырдылар. Республикадагы юл тармагы оешмаларының көйле эшләүләре ярдәмендә трассаларда машиналар тупланмады, бөкеләр үзвакытлы бетерелде.
“Буран” оператив планы 13 гынвар киченә дә гамәлдә. Хәзерге вакытта республикада 674 берәмлек техника юлларны чистарта, шул исәптә 498 берәмлеге төбәк юлларында.