Горький тимер юлы транспорт чаралары белән идарә итүчеләрне тимер юллар аша чыкканда игътибарлы булырга өнди

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

 Профилактика һәм аңлату эшләре алып баруга карамастан тимер юллар аша чыгу урыннарында юл-транспорт һәлакатләре саны арта. Чагыштыру өчен: 2013 елда Казан регионында булган 9 ЮТҺнең 4се Татарстанга туры килә, 2014 елда 12 ЮТҺнең 5се Татарстанда теркәлгән. Фаҗигаларга китергән төп сәбәп - автомобиль йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәве.
Горький тимер юлының Казан регионы һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре бергәләп ай саен профилактика эшләре алып баралар. Тимер юллар аша чыгу урыннарында транспорт чаралары белән идарә итүчеләргә “Тимер юллар аша чыкканда юл хәрәкәте кагыйдәләре” дип аталган белешмәлек тә тараталар.
2014 елда тимерьюлчылар 229 предприятиедә әңгәмәләр уздырганнар, тимер юллар аша чыкканда 2292 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклаганнар. Казан, Восстание-Пассажирское станцияләре вокзалларында көн саен пассажирлар һәм озата килүчеләр өчен тимер юллар аша чыгу урыннарында игътибарлы булуларын сорап кычкырып сөйләү җайланмалары аша белдерү яңгырый.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә 2014 елга тимер юллар аша чыгу урыннарының техник халәтен яхшырту максатыннан тимер юллар аша чыгу урыннарын һәм аларга килү юлларын норматив хәлгә китерү буенча чаралар исемлеге әзерләнде һәм расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International