Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 217 автобус чыккан.Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар 1 тапкыр тизлек режимын бозганнар. Маршруттан тайпылуның 36 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 57 очрагы теркәлгән.
 
Республика юлларында 428 берәмлек юл техникасы эшләгән.
 
Казан аэропортыннан 83 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 14 халыкара рейслар. 1769 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2040 кеше килгән.
 
“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 55 рейс башкарган, шул исәптә 1-се тоткарлану белән.  
 
25 нче декабрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, кайбер районнарда кар явачак, урыны белән буран, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез -5 -10 гр. Юлларда бозлавык.
  
  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International