“Көньяк” автовокзалы өлкәара һәм муниципальара юнәлешләрдә өстәмә автобус рейслары оештыра

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе
“Көньяк” автовокзалы 2014 елның 25 нче декабреннән алып 2015 елның 11 нче гыйнварына кадәр түбәндәге юнәлешләрдә өстәмә рейслар оештыра: Тольятти, Уфа, Димитровград, Оренбург, Салават, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай, Лениногорск, Баулы, Бөгелмә, Нурлат, Чирмешән, Болгар, Яңа Чишмә, Зөя, Базарлы Матак, Болгар һәм башкалар.
30 нчы декабрьдә Казан-Уфа (20.05 сәгатьтә китә), Казан-Күмертау (13.55 сәгатьтә кузгала), Казан-Тольятти (08.10 һәм 14.40 сәгатьтә кузгала) маршрутлары буенча өстәмә рейслар ачыла.
Тулырак мәгълүматны 237-33-23 телефон номеры аша алырга мөмкин.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International