23 декабрьдә республика юлларында 46 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе
Республикада үткән тәүлектә 17 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 23 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 46 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 37 очрагы, 66 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 480 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Декабрьнең 23 көне эчендә республикада 341 юл-транспортһәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 34 кеше һәлак булган һәм 406 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International