Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 230 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар 10 тапкыр тизлек режимын бозганнар. Шулай ук маршруттан тайпылуның 26 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 96 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 433 берәмлек юл техникасы эшләгән.

Казан аэропортыннан 89 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 17 халыкара рейслар. 2269 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2208 кеше килгән.

“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 49 рейс башкарган, 2-се тоткарлану белән.

18 нче декабрьдә республикада болытлы һава көтелә, урыны белән кар. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура 0 -5 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International