16 декабрьдә республика юлларында 497 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе
Республикада үткән тәүлектә 13 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 3 кеше һәлак булган һәм 14 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 31 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 36 очрагы, 33 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 497 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Декабрьнең 16 көнендә республикада 236 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 27 кеше һәлак булган һәм 275 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International