Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 16 декабре, сишәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 236 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар 4 тапкыр тизлек режимын бозганнар. Шулай ук маршруттан тайпылуның 60 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 130 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 406 берәмлек юл техникасы эшләгән.

Казан аэропортыннан 95 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 15 халыкара рейслар. 2042 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1658 кеше килгән.

“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 67 рейс башкарган, 4-се тоткарлану белән.

16 нчы декабрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура 0 -5 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International