23 декабрьдә Зөя-Казан шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрә

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе
23 нче декабрьдә Зөя-Казан юнәлешендәге 6356 нчы номерлы шәһәр яны поезды хәрәкәтенең расписаниесе үзгәрә. Бу тимер юлда ремонт эшләре башкару белән бәйле.
Поезд түбәндәге расписание буенча хәрәкәт итәчәк: Зөя станциясеннән 12.45 сәгатьтә, 753 км тукталыш пунктыннан 12.47-12.48 сәгатьтә, Волга тукталыш пунктыннан 12.52-12.53 сәгатьтә, Яшел Үзәннән 12.57-13.00 сәгатьтә, Васильеводан 13.07-13.09 сәгатьтә, 774 км тукталыш пунктыннан 13.15-13.16 сәгатьтә, Обсерватория тукталыш пунктыннан 13.19-13.20 сәгатьтә, Юдино үзәгеннән 13.26-13.30 сәгатьтә, Яңа Аракчыдан 13.34-13.37 сәгатьтә, Лагерная пунктыннан 13.40-13.43 сәгатьтә, Адмиралтия Бистәсеннән 13.47-13.48 сәгатьтә, Казанга 13.53 сәгатьтә килеп җитәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International