Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 13 декабре, шимбә
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 232 автобус чыккан.Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар 2 тапкыр тизлек режимын бозганнар. Маршруттан тайпылуның 24 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 87 очрагы теркәлгән.
 
Республика юлларында 346 берәмлек юл техникасы эшләгән.
 
Казан аэропортыннан 93 рейс башкарылган, шул исәптә 24 чартер, 14 халыкара рейслар. 2441 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2525 кеше килгән.
 
“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 53 рейс башкарган, шул исәптә 16-сы тоткарлану белән.  
 
13 нче декабрьдә республикада болытлы һава көтелә, кар явачак, урыны белән томан, җил көньяктан. Температура 0 -5 гр. Юлларда бозлавык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International