Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 251 автобус чыккан.Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар 5 тапкыр тизлек режимын бозган. Шулай ук маршруттан тайпылуның 73 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 117 очрагы теркәлгән.
 
Республика юлларында 312 берәмлек юл техникасы эшләгән. 
 
Казан аэропортыннан 71 рейс башкарылган, шул исәптә 15 чартер, 20 халыкара рейслар. 2576 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2555 кеше килгән.
 
“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 51 рейс башкарган.
 
3 нче декабрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура -12 -17 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International