"ТАНЕКО" компаниясендә катнаш гидрокрекинг җайланмасы эшләтеп җибәрелде

2014 елның 2 декабре, сишәмбе
РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев эш сәфәре белән Түбән Камада булды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Түбән Кама мэры Айдар Метшин белән бергә ил хөкүмәте башлыгы "ТАНЕКО" компаниясенең яңа производствосы - катнаш гидрокрекинг җайданмасын тантаналы шартларда эшләтеп җибәрде.
Рәсми рәвештә эшләтеп җибәрелгән сәнәгый объект кыска вакытта, нибары 4 елда, төзелгән. Комплекслы гидрокрекинг җайланмасында елына 2,9 миллион тонна вакуумлы газойл эшкәртелә, шулай ук 1,16 миллион тонна "Евро 5" класслы дизель ягулыгы, 500 мең тонна "РТ", "ТС-1", "Джет А-1" маркалы реактив двигательләр өчен ягулык, 600 мең тоннадан артык туры куылган бензин һәм гидрочистартылган газойл җитештерелә ала.
Шунысын да әйтергә кирәк: бүген Түбән Камада эшләтеп җибәрелгән производствоны төзү барышында Россия эре һәм авыр машина төзелеше предприятиеләре куәтеннән күп файдаланыла - "ТАНЕКО" комплексындагы материал һәм җиһазларның 70 проценты илдә җитештерелгән. Моннан тыш, майлар җитештерү җайланмасын эшләтеп җибәрү базарга яңа продукт - III төркем югары индекслы база майларын тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк. Әлеге база майлары алга таба югары индекслы мотор һәм трансмиссия майларын җитештерү өчен нигез булачак.
Бүген Дмитрий Медведевның "ТАНЕКО"да икенче тапкыр булуы - 2010 елның 26 октябрендә Россия Президенты вазифасында ул Түбән Каманың нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводларының беренче сәнәгый объекты - "ЭЛОУ-АВТ–7" җайланмасын эшләтеп җибәрүдә катнашкан иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International