Р-241 “Казан-Буа-Ульян» трассасында Карлы һәм Чилчә елгалары аша күперләр ремонтланды

2014 елның 2 декабре, сишәмбе
Буа районында Р-241 “Казан-Буа-Ульян» автомобиль юлында Карлы һәм Чилчә елгалары аша күперләр ремонтланды һәм файдалануга кертелде.
Ремонт эшләре 2014 елның июлендә башланды. «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ эшләргә заказ бирүче, “Лайнерстром” ҖЧҖ (Карлы елгасы аша күпердәге эшләр) һәм “Инвестстрой” ҖЧҖ (Чилчә елгасы аша күпердәге эшләр) подрядчы булдылар.
Күперләрне ремонтлау барышында субүлгеч тәртипкә кертелде, күперләргә килү юлларына асфальт түшәлде, юлның аскы катламы эретеп коелган асфальт-бетон катнашмасы белән капланды, өске катламы – вак таш-мастика асфальт-бетоны белән. Моннан тыш җәяүлеләр юлы ремонтланды һәм барьер киртәләр алыштырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International