1 декабрьдә республика юлларында 461 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2014 елның 2 декабре, сишәмбе
Республикада үткән тәүлектә 12 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 2 кеше һәлак булган һәм 14 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 36 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 38 очрагы, 58 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 461 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International