Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 2 декабре, сишәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 241 автобус чыккан.Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар 3 тапкыр тизлек режимын бозган. Шулай ук маршруттан тайпылуның 59 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 126 очрагы теркәлгән.
 
Республика юлларында 389 берәмлек юл техникасы эшләгән. 
 
Казан аэропортыннан 79 рейс башкарылган, шул исәптә 1 чартер, 9 халыкара рейслар. 1689 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1635 кеше килгән.
 
“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 56 рейс башкарган, аларның 1-се тоткарлану белән.
 
2 нче декабрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, төньяктан, төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура -11 -16 гр. Юлларда урыны белән бозлавык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International