28-30 ноябрьдә республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 90 очрагы ачыкланган

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе
28-30 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 162 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 90 очрагы, 156 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1404 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Ноябрьнең 30 көне эчендә республикада 378 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Нәтиҗәдә, 50 кеше һәлак булган һәм 445 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International