Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 210 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар 8 тапкыр тизлек режимын бозган. Шулай ук маршруттан тайпылуның 34 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 104 очрагы теркәлгән.
 
Республика юлларында 302 берәмлек юл техникасы эшләгән. 
 
Казан аэропортыннан 69 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 18 халыкара рейслар. 2274 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2261 кеше килгән.
 
“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 38 рейс башкарган, аларның 5-се тоткарлану белән.
 
1 нче декабрьдә республикада болытлы һава көтелә, кар явачак, көнбатыштан талгын җил. Температура -5 -10 гр. Юлларда урыны белән бозлавык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International