Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 28 ноябре, җомга
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 222 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар 7 тапкыр тизлек режимын бозган (алдагы тәүлек күрсәткече белән чагыштырганда, 75% арткан). Шулай ук маршруттан тайпылуның 60 очрагы (күрсәткеч шул ук) һәм контроль ноктага соңга калуның 128 очрагы (күрсәткеч 8% арткан) теркәлгән.

Республика юлларында 320 берәмлек юл техникасы эшләгән.

Казан аэропортыннан 79 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 7 халыкара рейслар. 2250 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1919 кеше килгән.

“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 55 рейс башкарган.

28 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура -5 -10 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International