“Көньяк” автовокзалы Чистайга йөри торган автобуслар расписаниесен үзгәртте

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
19 ноябрьдән Казанның “Көньяк” автовокзалы, пасажирлар уңайлыгы өчен, Казан-Чистай маршруты буенча йөри торган автобус рейслары расписаниесен үзгәртә.
Хәзер автобуслар 8.30, 9.30, 12.00, 12.30, 14.30, 16.00, 17.15 һәм 19.30 сәгатьләрдә рейска чыга. Ә Чистайдан автобус 6.30, 8.00, 11.00, 14.00, 15.00, 16.00 һәм 16.50 сәгатьтә кузгала. Юл бәясе, элеккечә, 200 сум тәшкил итә.
Ихтыяҗ булган очракта, Чистайга рейслар саны арттырылырга мөмкин.
Рейслар турында тулырак мәгълүматны “Көньяк” автовокзалының белешмәләр өчен  (843) 237-33-23 телефоны аша белергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International