Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе
 Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 226 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар 2 тапкыр тизлекне арттыруга бәйле кагыйдә бозган (алдагы тәүлек күрсәткече белән чагыштырганда, 75 процентка кимегән). Шулай ук маршруттан тайпылуның 77 очрагы (күрсәткеч 67 процентка арткан) һәм контроль ноктага соңга калуның 147 очрагы (41 процентка арткан) теркәлгән.

Республика юлларында 285 берәмлек юл техникасы эшләгән.

“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе тоткарлыксыз 54 рейс башкарган.

18 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил, урыны белән кар. Температура -4 -9 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International