17 ноябрьдә “Аэроэкспресс” “Казан” аэропорты – “Казан” тимер юл вокзалы маршруты буенча бушлай йөриячәк

2014 елның 15 ноябре, шимбә
2014 елның 17 ноябренә, “Татарстан” авиакомпаниясенең “Боинг 737-500” самолеты һәлакәтенә бер ел тулган көндә, “Казан” халыкара аэропортында фаҗига корбаннары истәлегенә куелган мемориаль стеллага чәчәкләр салыначак. 
          Бу көнне “Аэроэкспресс” “Казан” аэропорты – “Казан” тимер юл вокзалы маршруты буенча иртәнге сәгать 8дән 13.00гә кадәр бушлай йөриячәк. Компаниядән хәбәр итүләренчә, әлеге хезмәттән барлык пассажирлар да файдалана ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International