13 ноябрьдә республика юлларында 419 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2014 елның 14 ноябре, җомга
Республикада үткән тәүлектә 13 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 2 кеше һәлак булган һәм 16 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 39 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 42 очрагы, 48 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 419 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Ноябрьнең 13 көнендә республикада 184 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 21 кеше һәлак булган һәм 221 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International