Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 16 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 19 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 222 автобус чыккан.Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар 17 тапкыр тизлекне арттыруга бәйле кагыйдә бозган (алдагы тәүлек күрсәткече белән чагыштырганда, 70 процентка арткан). Шулай ук маршруттан тайпылуның 68 очрагы  (күрсәткеч 13 процентка кимегән) һәм контроль ноктага соңга калуның 169 очрагы (15 процентка кимегән) теркәлгән.
 
“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 48 рейс башкарган, аларның 5 тоткарланган. Тоткарлану Түбән Новгород, Саратов, Бөгелмә аэропортларындагы һава шартлары белән (томан) бәйле.  
 
12 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән томан, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура +1 +6 гр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International