ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында кышкы чорда юлларны карап тотуга әзерлек буенча фикер алыштылар

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында видеоконференция режимында 2014-2015 елларда кышкы чорда юлларны карап тотуга әзерлек һәм муниципаль берәмлекләр белән үзара эшләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
 
Киңәшмәдә муниципаль бермәлекләр, подрядчы оешмалар җитәкчеләре, «Волго-Вятскуправтодор», «Главтатдортранс» оешмалары җитәкчеләре, ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе вәкилләре катнашты.
 
Аерым алганда, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин билгеләп үткәнчә, автомобиль юлларын карап тоту буенча чаралар планы расланган, юл һәм коммуналь оешмалар әзерлеген контрольдә тоту һәм тикшерү буенча комиссия оештырылган. Подрядчы оешмалар карамагында 1,3 меңгә якын махсус техника бар. Техника паркы 100 процентка әзер, 314 мең тонна ком-тоз катнашмасы әзерләнгән.
Республиканың автомобиль юлларында 30 метеостанция эшли. Андагы мәгълүматны ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлы сайтыннан карап була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International