Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 7 ноябре, җомга
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 13 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 16 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
 
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 157 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар 2 тапкыр тизлекне арттыруга бәйле кагыйдә бозган. Шулай ук маршруттан тайпылуның 8 һәм контроль ноктага соңга калуның 49 очрагы теркәлгән.
 
“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 46 рейс башкарган, аларның 16 тоткарланган. Тоткарлану һава шартлары белән (томан) бәйле.  
 
7 нче ноябрьдә республикада болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр һәм кар. Температура 0 +4 гр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International