Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 6 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 9 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 10 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 205 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар 8 тапкыр тизлекне арттыруга бәйле кагыйдә бозган. Шулай ук маршруттан тайпылуның 26 һәм контроль ноктага соңга калуның 76 очрагы теркәлгән.

“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 69 рейс башкарган, аларның 8 тоткарланган. Тоткарлану һава шартлары белән (томан) бәйле.

6 нчы ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, кайбер районнарда томан. Температура 0 +5 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International